Казанда милли юл проекты буенча Четаев урамы төзекләндереләчәк

2022 елның 11 марты, җомга

“Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында агымдагы елда Яңа Савин районының Четаев урамында (Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр) капиталь ремонт ясалачак.  

Ремонт ясалырга тиешле юл өлешенең озынлыгы 380 м тәшкил итәчәк. Финанслауның гомуми күләме - төбәк бюджетыннан 20 млн сум. Барлыгы 2022 елда Казан шәһәре агломерациясендә  «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 33,9 чакрымнан артык юлны ремонтлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International