2022 елның 16 мартыннан рейслар атнага ике тапкыр 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-100/200 канада самолетларында башкарылачак.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Гостев урамы (Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр) юл өлешен төзекләндерәчәкләр, Мәләкәс елгасы аша күпер салыначак.
2022 елның февралендә Горький тимер юлы хезмәткәрләре республикада тимер юлларны кичү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик рейдлар уздырдылар.
6 март "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгында "Зөя утрау-шәһәрчеге коймак бәйрәме" фестивале узачак. Кунакларга бәйрәмгә бару уңайлыгы өчен "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе Казан - Свияжск станциясе - Казан маршруты буенча өстәмә поездлар билгели.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясендә таксомотор паркын рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 396 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 207 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 299 мең тонна тоз-ком катнашмасы, 7 мең тоннадан артык тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз катнашмасы тотылды.
"Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 4 мартта концерт булу сәбәпле шәһәрара Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча өстәмә поездлар җибәрү каралды.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында 6 тоннадан артык авырлыгы булган транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла.
Бүгенге көннән 11 мартка кадәр техник сәбәпләр аркасында 6925 нче номерлы шәһәрара Кизнер-Казан поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә. Поезд 20.30 сәг. кузгала, 22.32 сәг килеп җитәчәк.