Бүген республиканың Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнарында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында баланс комиссияләре булып узды.
2022елның 1 маеннан 31 июленә кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. 3 ай дәвамында әлеге юл өлешендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Фәрит Хәнифов Татарстанда цемент-бетонлы юллар төзү турында киңәшмә үткәрде. Узган атнада республиканың төзелеш һәм юл оешмалары җитәкчеләре - «Автострада» АҖ генераль директоры урынбасары Ренат Уткин, «РБР-16» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Михаил Калинин, «Татдорпроект» институтының техник директоры Марат Якушев һәм «СМП-Нефтегаз» АҖ бүлек башлыгы Фәрит Нуретдинов Беларусь Республикасында цемент-бетонлы юллар төзү тәҗрибәсе белән таныштылар. Минск шәһәрендә алар җирле әһәмияттәге 1980 елларда төзелгән тарихи һәм узган елда гына файдалануга тапшырылган яңа автомобиль юллары белән таныштылар.
Республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларында хәзер 314 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Узган тәүлектә 2197 тонна ком катнашмасы кулланылды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проектның юл эшләре программасы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырыла.
2022 елның 26 мартында ДОСААФ тирында Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы предприятиеләре һәм оешмалары арасында «Сәламәтлек - 2022» Спартакиадасы кысаларында винтовкадан ату ярышлары узды.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча 2022елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава торышы начарланачак. Юеш кар, явым-төшемнәр көтелә, урыны белән көчле җил. Кайбер юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
9 апрельдән «Казан» халыкара аэропортында Минск-Казан-Минск маршруты буенча Белоруссия Belavia авиакомпаниясе самолетлары оча башлый.
24 март көнне Казан шәһәре Хезмәт сараеның кече залында автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Республика комитетының III Пленум утырышы узды.
Федераль пассажир компаниясе Горький тимер юлы пассажирларга акция кысаларында ташламалардан файдаланырга һәм сәяхәт итү өчен билетлар сатып алу мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә: