ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча 2022елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава торышы начарланачак. Юеш кар, явым-төшемнәр көтелә, урыны белән көчле җил. Кайбер юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 18-23 м тәшкил итәчәк. Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтимал.
Төнлә температура -5....-10°, республиканың көнчыгышында аяз вакытта -15°; көндез +1..+6°кадәр күтәреләчәк.
Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга чакырабыз.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, тел. 8 (843) 291-91-91.