Бүген республиканың Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнарында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында баланс комиссияләре булып узды. Чараларда “Главтатдортранс” оешмасы директор урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.
Утырышта юллар төзелеше, транспорт предприятиеләре тарафыннан пассажирлар йөртүне оештыру, субсидияләр бирү мәсьәләләре каралды. Узган атнада баланс комиссияләре республиканың Мамадыш һәм Менделеевск районнарында узды.