«Имин сыйфатлы юллар» милли проектның юл эшләре программасы Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырыла.
Программаны формалаштырганда Гомумроссия Халык Фронтының «Искергән юллар картасы», «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында калдырган халык мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына.
2022 елда Казанда түбәндәге объектларда юллар төзекләндереләчәк:
- Мәскәү районының Восход урамы - 2,0 чакрым;
- Совет районының Николай Ершов урамы - 1,547 чакрым;
- Яңа Савин районының Маршал Чуйков урамыннан алып Михаил Миль урамына кадәр Фатыйх Әмирхан урамы - 1,7 чакрым;
- Идел буе районының Салмачи торак массивындагы Үзәк урамы - 2,5 чакрым;
- Яңа Савин районының Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр Четаев урамы - 0,38 чакрым;
- Мәскәү районы Энергетиклар урамы - 0,3 чакрым
Түбән Камада:
- Корабельная автомобиль юлыннан Көньяк урамына кадәр Химиклар проспектына капиталь ремонт ясау - 1,4 чакрым;
- Менделеев автомобиль юлыннан алып Вахитов проспектына кадәр Химиклар проспекты - 0,54 чакрым;
- Корабельная урамына 1,2 чакрым капиталь ремонт.
Яр Чаллыда:
- «Чаллы - Водозабор» автомобиль юлын реконструкцияләү, км 0+000 - км 1+462 - 1,462 км;
- Гостев урамындагы автомобиль юлын реконструкцияләү (Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр) - 1,1 чакрым.