Горький тимер юлларының ерак араларга йөрүче пассажир поездларына акцияләр

2022 елның 25 марты, җомга

Федераль пассажир компаниясе Горький тимер юлы пассажирларга акция кысаларында ташламалардан файдаланырга һәм сәяхәт итү өчен билетлар сатып алу мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә: 

-«Ике катлы поездлар»: 2022елның 26 апреленә кадәр билетлар  сатып алган очракта 25/26 номерлы  Ижевск - Мәскәү поезды купеларның  өске урыннарында ташламалы махсус  бәяләр;

-«Казан - Мәскәү»: 2022елның 26 апреленә кадәр 1/2 нче һәм 23/24 нче  номерлы поездларның купеларның  өске урыннарына махсус тарифлар;

-«Чәбаксар - Мәскәү»: 2022елның 31 мартына кадәр  53/54 нче һәм 71/72 нче поездлар купесында югары  урыннарга билетлар сатып алганда  махсус бәяләр;

- «Купедагы урыннарны сатып алганда ташламалар»: 2022елның 27 апреленә кадәр купе вагоннарына 10%-20% ташлама;

-“СИНГЛ в СВ 30%” тарифы буенча ташламалар: 2022елның 27 апреленә кадәр СВ вагоннарындагы купеның ике урынын сатып алганда 30% ташлама;

- "Күңелле каникуллар" - 2022елның 1 июненнән 31 августына кадәр 10 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар  һәм төркемнәр өчен билетлар  сатып алганда 50% ташлама;

Моннан тыш, җәйге каникуллар чорында 10-17 яшьлек балалар махсус бәяләр буенча һәм ике катлы поездларның купе вагоннарында сәяхәт итә алачак

Билетларны "Россия тимер юллары" ААҖ рәсми сайтында, "Россия тиер юллары. Пассажирларга" кушымтасында, шулай ук тимер юл кассаларында алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтамада танышырга була:  https://www.rzd.ru/9328.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International