2022елның 1 маеннан 31 июленә кадәр Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. 3 ай дәвамында әлеге юл өлешендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Әлеге вакыт аралыгында машина йөртүчеләргә Әлмәт - Азнакай һәм Түбән Мактама - Актүбә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларыннан куллану тәкъдим ителә. Әйләнеп узу өчен тиешле юл билгеләрен кую ТР юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсе белән расланган. Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштыру сорала.