ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Юбилей - 160 ел тулу уңаеннан Горький тимер юлының  "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе ачылуга  Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгына кадәр яңа туристик маршрут булдырды.

2022елның 3 апреленнән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч - Камыллы» автомобиль юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.


1
апрель, 2022 ел
җомга

4 апрельдән техник сәбәпләр аркасында 6474 нче номерлы Краснозаринск - Коркачык шәһәрара поездының йөрү тәртибенә үзгәрешләр керә.

2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының кайбер участокларында авырлыгы 6 тоннадан арткан транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда агымдагы елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклоны актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының начар булуы көтелә.

2 нче апрельдән техник сәбәпләр аркасында 6924нче номерлы Казан-Кизнер шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән пассажир йөртүче транспорт оешмаларына финанс ярдәм күрсәтү турында килешүләр төзү эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү сәбәпле чыгымнарны каплау максатыннан Татарстан Республикасы бюджетыннан 2021 елның ноябрь һәм декабрь айларына 85,5 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның апрель аеннан регионнарда транспорттан файдалану мөмкинлеген арттыру максатында Татарстан Республикасының Саба районы Шәмәрдән станциясендә ерак араларга йөрүче 515/516нчы номерлы Ижевск - Анапа, шулай ук 15/85нче номерлы һәм 16/86нчы номерлы Чиләбе/Нижневартовск - Мәскәү пассажир поездлары тукталыш ясый башлаячак.

Кичә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында юллар төзелешендә кулланыла торган материалларга багышланган киңәшмә булып узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ, республиканың юл-төзелеш оешмалары, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, КФУ вәкилләре катнашты.  

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәт ителгән социаль челтәрләрдә юл-транспорт тармагының мөһим вакыйгалары турында хәбәр итүне дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International