Республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларында хәзер 314 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Узган тәүлектә 2197 тонна ком катнашмасы кулланылды.
Синоптиклар мәгълүматына караганда Татарстанда болытлы һава көтелә. Кар явачак. Аерым районнарда буран, бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк, урыны белән секундына 18-23м тизлектә. Температура көндез +1+6˚. Юлларда кар көрте булуы мөмкин.
Һава, су, тимер юл транспорты объектларында Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә һәм юлларда хәл тотрыклы.
Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булуларын, тизлекне арттырмау, бигрәк тә каршы хәрәкәт ягына чыкмаска, дистанция һәм интервал саклаулары сорала.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенә (843)291-91-91 телефоны аша хәбәр итүне сорыйбыз.