Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында цемент-бетонлы юллар төзү турында фикер алыштылар

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Фәрит Хәнифов Татарстанда цемент-бетонлы юллар төзү турында киңәшмә үткәрде. Узган атнада республиканың төзелеш һәм юл оешмалары җитәкчеләре - «Автострада» АҖ генераль директоры урынбасары Ренат Уткин, «РБР-16» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Михаил Калинин, «Татдорпроект» институтының техник директоры Марат Якушев һәм «СМП-Нефтегаз» АҖ бүлек башлыгы Фәрит Нуретдинов Беларусь Республикасында цемент-бетонлы юллар төзү тәҗрибәсе белән таныштылар. Минск шәһәрендә алар җирле әһәмияттәге 1980 елларда төзелгән тарихи һәм узган елда гына файдалануга тапшырылган яңа автомобиль юллары белән таныштылар.

Киңәшмә кысаларында Фәрит Хәнифов юллар салу өчен Алабуга автомобиль заводы кирәкле техниканың бер өлешен чыгаручы була алачак дип билгеләп үтте.  "Конструкторлар белән берлектә без техниканы карап чыктык, читтән кергәннәрен алыштыру һәм монда ясалганнарын бер тигезлектә карадык, гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар", - дип хәбәр итте министр.

Искәртеп узабыз, узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзүчеләр Ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Эмре Генҗәр белән очрашты. Хәзерге вакытта Төркия компаниясе белән берлектә кирәкле комплектларны җитештерү мөмкинлеге мәсьәләсе хәл ителә, алга таба аларны Алабуга автомобиль заводында техникага беркетү мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International