Социаль партнерлар өчен коллективларны һәм лаеклы хезмәт хакын саклап калу мөһим

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

24 март көнне Казан шәһәре  Хезмәт сараеның кече залында  автомобиль транспорты һәм юл  хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр  берлеге Республика комитетының III Пленум утырышы узды.

Утырыш Республика һөнәр берлеге комитеты рәисе Юрий Данилов рәислегендә узды.

Пленум эшендә шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичёва, профсоюз республика комитеты әгъзалары һәм тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш онлайн һәм офлайн форматта үтте.

Пленумда тармакның социаль партнерлары 2021 елда автомобиль һәм шәһәр электр транспорты буенча тармак тариф килешүен һәм юл хуҗалыгы буенча тармак тариф килешүен үтәү буенча нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елга планнар билгеләнде. Утырыш ахырында профактив һәм социаль партнерларны бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International