9 апрельдән «Казан» халыкара аэропортында Минск-Казан-Минск маршруты буенча Белоруссия Belavia авиакомпаниясе самолетлары оча башлый.
Рейслар даими рәвештә атнага 2 тапкыр 76 урынлы Embraer 175 авиалайнерында башкарылачак. Һава лайнеры 2 сәг. 20 мин оча.
Минск белән Казан арасында турыдан-туры рейсларны яңарту эшлекле элемтәләрне камилләштерә, икътисадый үсештә ярдәм итә һәм ике республика өчен дә инвестицияләү процессын тизләтә. Шул ук вакытта Беларусь һәм Татарстан туризм ягыннан да кызыклы. Казанга беренче даими рейсны Belavia 27 апрельдә башлап җибәрде.
Рейслар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла.
Сишәмбе көнне:
- Казаннан самолет 14:45 сәгатьтә оча, Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә 17:05 сәгатьтә килеп төшә;
- Казанга һава лайнеры 11:25 сәг. очып китә һәм 13:45 сәг. килеп төшә.
Шимбә:
- Казаннан 11:50 сәгатьтә очып китә, Беларусь Республикасы башкаласына 14:10 сәгатьтә килеп төшә;
- Минск шәһәреннән самолет 08:30 сәг күтәрелә һәм Казанга 10:50 сәгатьтә килеп төшәчәк.
Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелү мөмкин. Пассажирлар өчен расписание, тарифлар һәм башка сораулар буенча тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: www.belavia.by
Билетларны шулай ук аэропортның рәсми сайтында: https://kazan.aero һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга була.