Яр Чаллы шәһәрендә «Яр Чаллы - Водозабор» юлының 0 чакрымнан 1,46 чакрымга кадәр өлеше төзекләндерелә. Юлны төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла.
Россиянең Кара диңгез яр буе курортларына пассажирлар агымы күп булу сәбәпле, агымдагы елның август һәм сентябрь айларында поездлар саны арттырылды.
"Казан" халыкара аэропортыннан Казан-Хургада маршруты буенча Мисырга озак көтелгән рейслар ачылды.
10 августтан 774 чакрым тукталыш пунктында шәһәрара тимер юл кассасы эшен вакытлыча туктата.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында автомобиль юллары һәм автотранспорт өлкәсендә дәүләт хосусый партнерлык проектларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча эксперт-консультатив сессия узды.
"ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе "Түбән Кама-Тобольск-Түбән Кама" маршруты буенча билетлар сатуны башлап җибәрде. Беренче рейс 11 августта башкарылачак.
12 августтан 6351 нче номерлы шәһәрара Казан – Свияжск арасында йөрүче поезд туктатыла һәм хәзерге расписание белән Свияжск - Канаш маршруты поезды хәрәкәт итәчәк (4.57 - 6.43). Моннан тыш, шәһәрара поездлар расписаниесеннән 6308 нче номерлы поезд гамәлдән (18.03-19.22) чыгарыла.
8 августтан 6003 номерлы шәһәрара поезды техник сәбәпләр аркасында Казан станциясеннән 11 минутка иртәрәк 11.25 минутта кузгалачак. Алга таба әлеге үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Свияжск станциясенә 12.39 сәгатьтә 10 минутка алданрак киләчәк.
Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының тарихи урыннарында булдылар.
“Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Мөслим-Саклау-Баш-Юлтимер автомобиль юлына (28,6 чакрымнан 30,7 чакрымга кадәр участок) капиталь ремонт ясалды. Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 2,1 чакрым тәшкил итә.