Казан аэропортыннан Хургадага авиарейслар ачылды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

"Казан" халыкара аэропортыннан Казан-Хургада маршруты буенча Мисырга озак көтелгән рейслар ачылды.

Беренче рейс 7 августта iFly авиакомпаниясе самолетларында башкарылды. Рейсларда 378 урынлы Airbus A330 лайнерлары җәлеп ителгән.

Самолет һәр 10-11 көн саен оча (вакыты үзгәрергә мөмкин). «Казан» халыкара аэропортыннан очу вакыты иртәнге сәгатькә туры килә (датага карап үзгәрә), очу вакыты 5 сәгатьтән артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International