12 августтан 6351 нче номерлы шәһәрара Казан – Свияжск арасында йөрүче поезд туктатыла һәм хәзерге расписание белән Свияжск - Канаш маршруты поезды хәрәкәт итәчәк (4.57 - 6.43). Моннан тыш, шәһәрара поездлар расписаниесеннән 6308 нче номерлы поезд гамәлдән (18.03-19.22) чыгарыла.
Түбәндәге шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрә:
- 11 августтан 6360 номерлы Канаш - Казан поезды Канаш станциясеннән 17.30 сәгатьтә китеп, Казанга 20.28 сәгатьтә килеп җитәчәк;
- 12 августтан 6366 номерлы Албаба - Казан поезды Албаба станциясеннән 17.00 сәгатьтә китеп, Казанга 19:02 сәг. килеп җитәчәк.
- 12 августтан 6480 номерлы Паратск - Бөреле поезды Паратск станциясеннән 16.57 сәгатьтә китеп, Бөрелегә 18.47 сәгатьтә килеп җитәчәк.