Министрлык хезмәткәрләре Алабугага экскурсия кылдылар

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының тарихи урыннарында булдылар. Алабуга ("шайтан") шәһәрлеге федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора. Сәяхәтчеләр ак таш манарасын, аждаһа скульптурасын, болгар әмире Ибраһим I багышланган һәйкәлне күрделәр.

Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре XV Бөтенроссия Спас ярминкәсен карадылар һәм мастер-классларда катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International