Бүгеннән Казан - Свияжск шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

8 августтан 6003 номерлы шәһәрара поезды техник сәбәпләр аркасында Казан станциясеннән 11 минутка иртәрәк 11.25 минутта кузгалачак. Алга таба әлеге үзгәреш барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Свияжск станциясенә 12.39 сәгатьтә 10 минутка алданрак киләчәк.

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) яисә  https://sodruzhestvoppk.ru сайтында алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International