Татарстанда «Яр Чаллы - Водозабор» автомобиль юлында реконструкция эшләре бара

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә «Яр Чаллы - Водозабор» юлының 0 чакрымнан 1,46 чакрымга кадәр өлеше төзекләндерелә. Юлны төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла.

Хәзерге вакытта генераль подрядчы һәм субподрядчы оешмалар тротуарларда өслек салу, территорияне төзекләндерү, светофор объектын кую һәм урамнарны яктырту өчен 97 терәк урнаштыру эшләре башкара.

Аерым алганда, 156 юл билгесе, 40 данә пластик багана, 301 п.м. металл киртә кую, шулай ук юл билгеләре урнаштыру һәм тавыш бирүче полосалар урнаштырылачак.

Моннан тыш, су җибәрү канауларында һәм су үткәргеч торбаларын ныгыту эшләре башкарырга, автопавильоннарны монтажлау да кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International