Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында "Байлар Сабасы - Лесхоз" автомобиль юлында 7,7 км, Казкаш елгасы аша күперне ремонтлау төгәлләнде. Эшләр 2022 елга Юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында башкарылды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау, шул исәптән «Минзәлә - Рус Караны - Тугаш» автомобиль юлын ремонтлау, 5,4 км озынлыктагы участокта 20,0 км дан алып 25,4 км кадәр ремонт эшләре башкарыла.
Узган ялларда Юдинодагы Казан уку үзәге полигонында Горький тимер юлы хезмәткәрләре XV Халыкара тарихи техника фестивале катнашучылары өчен экскурсия уздырдылар. 28 ретро-автомобиль экипажын 80нән артык катнашучы күрде.
"Казан" аэропортының яңа чит ил партнёры - Southwind Airlines авиакомпаниясе Антальяга авиаочышларны башлады.
Чын күңелдән Сезне Төзүчеләр көне белән котлыйм! Бу көн һөнәри бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора, чөнки төзүче һөнәре авыр эш нәтиҗәләренә әзербулучыларның тормыш рәвешенә әверелә.
Бүген «2022 елга юл эшләре программасы»н гамәлгә ашыру темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының үтәлеше турында сөйләде.
Бу хакта бүген министр урынбасары Артем Чукин «Татмедиа» АҖ мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Бүген «Татмедиа» АҖ мәйданчыгында матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстан Республикасында юл эшләре программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Чарада шулай ук директорның беренче урынбасары - "Главтатдортранс" ДКУ техник директоры Александр Куканов да катнашты.
Бигеш мәйданында авиалайнерны су күпере белән каршы алдылар, ә терминалда рейска беренче теркәлүче пассажирга "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясеннән сертификат һәм Бигеш аэропортыннан бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында 21 чакрымнан 23,4 чакрымга кадәрге юл өлешендә «Түке - Татар Ямалы» автомобиль юлына капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Әлеге автомобиль юлы IV техник категориягә керә. Яңартылган участокның озынлыгы 2,431 чакрым тәшкил итә.