“Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Мөслим-Саклау-Баш-Юлтимер автомобиль юлына (28,6 чакрымнан 30,7 чакрымга кадәр участок) капиталь ремонт ясалды. Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 2,1 чакрым тәшкил итә.
10 юл билгесе урнаштырылды, 944 погонлы метр (п.м.) күләмендә металл киртәләр куелды һәм юл билгеләре төшерелде. Әлеге чаралар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.