ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Казан - Түбән Новгород - Казан шәһәрара поездларының йөрү тәртибе август аенда кайбер көннәрдә үзгәрәчәк.

10 августта техник сәбәпләр аркасында Казан - Түбән Новгород - Казан шәһәрара поездларының йөрү тәртибе үзгәрә. 

 


5
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында 81,7 чакрымнан 82 чакрымга кадәр 0,3 чакрым озынлыктагы Казан - Шәмәрдән автомобиль юлында ремонт эшләре тәмамланды. Юлны төзекләндерү «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында оештырылды.

 

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм «Автострада» АҖ арасында  «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын булдыру һәм эксплуатацияләү турында имзаланган концессион килешү кысаларында Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы салына.  

 

5 августтан Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Актаныш - Пучы”-Бүләк автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу төзекләндерү эшләренә бәйле, 5,1 чакрымнан 9,9 чакрымга кадәр юл озынлыгында капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Транспорт хәрәкәтен туктату  2022елның 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

 

Бүген "Казан-1" тимер юл вокзалыннан иртәнге 05:10 сәг. беренче электр поезды Казан - Түбән Новгород маршруты буенча китте.

 


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Казан-Ульяновск» - Иске Барыш-Кама Тамагы автомобиль юлы участоклары ремонтланды.

 

«ИНФОРМАВТОДОР» автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге  журналистлар өчен юл тармагы үсеше темасын иң яхшы яктыртуга багышланган «Юл навигаторы» ел саен оештырыла торган бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итте.

 


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Nordwind авиакомпаниясе Казаннан Иркутск шәһәренә яңа туры рейслар җибәрә.

 

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5) түләүле автомагистрален төзү өчен инертлы материаллар җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

Азнакай-Ютазы-М-5 автомобиль юлын ремонтлау сәбәпле Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 34,8 чакрым - 39,7 чакрым участокта транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр 2022 елның 15 августыннан 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International