ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

12 июньдә Яр Чаллы - Бөгелмә - Чаллы һәм Ижау - Кез - Ижау маршрутларында өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә. 11 июньдә әлеге поездлар расписаниедән чыгарыла.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа партнёры Төркиянең Pegasus Airlines бюджет авиакомпаниясе 19 июньдә Истанбулга даими рейслар программасын башлап җибәрә.

2023 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 6,9 млн. тоннадан артык тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 2,2 %ка югарырак.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «Татарстан Республикасы Флоты» акционерлык җәмгыятен төзүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Хәбәрчеләр белән очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин чыгыш ясады.

7 һәм 10 июньдә техник сәбәпләр аркасында шәһәрарр Кизнер - Казан һәм Казан - Ижау поездларының расписаниесе үзгәрә.  6925 нче номерлы Кизнер – Казан поезды Кизнер станциясеннән 20.48 сәгатьтә (20 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 22.45 сәгатьтә (20 минутка соңрак) килеп җитәчәк.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Яр Чаллы - Сарман автомобиль юлы ремонтлана, бу Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында км 39,3 - км 42,3, км 29,8 – км 30,9, км 32,4 – км 33,8, км 42,3 - км 43,1 аралыклары.. Барлыгы дүрт участокның озынлыгы 6 чакрымнан артык. Әлеге чараларга төбәк бюджетыннан 188 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Горький тимер юлларында 2023 елда тимер юлларны төзекләндерү кампаниясе башланганнан бирле 89 чакрым чамасы "бәрхет" юл салынды, поездларны бер тимер юлдан икенче тимер юлга күчерүче 26 ноктада уклар комплекты алыштырылды.


2
июнь, 2023 ел
җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты автомобиль юлы ремонтлана. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,4 км тәшкил итә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм милли проекты

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Балалар тимер юлында тантаналы линейка узды, чарада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм "Россия тимер юллары" ААҖ корпоратив флагы күтәрелде һәм шулай ук  укуда иң алдынгы яшь тимер юлчыларны котлау булып узды. Тантанада Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары катнашты.

Бүген Казанның елга портында «Метеор-2020», «Михаил Девятаев» тизйөрешле пассажирлар судносын һәм А217-1 пассажирлар судносын «Татарстан Республикасы Флоты» компаниясенә тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International