Кизнер - Казан һәм Казан - Ижау шәһәрара поездларының расписаниесе үзгәрә

2023 елның 6 июне, сишәмбе

7 һәм 10 июньдә техник сәбәпләр аркасында шәһәрарр Кизнер - Казан һәм Казан - Ижау поездларының расписаниесе үзгәрә.  6925 нче номерлы Кизнер – Казан поезды Кизнер станциясеннән 20.48 сәгатьтә (20 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 22.45 сәгатьтә (20 минутка соңрак) килеп җитәчәк.

6926/6936 нчы номерлы Казан - Ижау поезды Казан станциясеннән 16.14 сәгатьтә Сосновка станциясенә кадәр гамәлдәге расписание белән барачак. Сосновка станциясендә туктап тору вакыты 18 минутка кадәр арттырылды, шуңа күрә алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижау станциясенә поезд 23.20 сәг. (15 минутка соңрак) килеп җитәчәк.

Расписаниеда җирле вакыт күрсәтелгән. Шәһәрара поездларның расписаниесендәге барлык үзгәрешләр турында җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" ППК компаниясе сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International