ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 5 аенда Горький тимер юлында хщрщкщт итъче ике катлы поездларда 677 мең пассажир узган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 процентка күберәк.

«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Азеево-Чирмешән-Шентала» региональ әһәмияттәге автомобиль юлының км 48,2 – км 48,4 һәм км 49,5 – км 51,3 участоклары ремонтлана. Юл III-техник категориягә туры килә. Участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 37 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

10
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуй уздырыла. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче районы Сабантуенда катнаша.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Яңа компаниядә "Метеор 2020" тизйөрешле пассажир судносына һәм "А 217" пассажир теплоходы белән идарә итү өчен эшләү өчен капитан - алыштыручы механик һәм алыштыручы капитан, механиклар таләп ителә. Шулай ук мотористлар - рулевой һәм матрослар да таләп ителә.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6749 нчы номерлы поезд Казан станциясеннән көн саен 14.03 сәгатьтә китәчәк. Борындык станциясенә килү вакыты - 17.38 сәг.

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов М-11 «Нева» федераль трассасында пилотсыз логистика коридорын карады. Министр Фәрит Хәнифовны "Автодор" ДК Санкт-Петербург филиалы директоры урынбасары Алексей Филимонов озата йөрде.

«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Түбән Камадагы Вахитов проспектына капиталь ремонт ясала. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 299 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

23 июньнән "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясе Казан - Екатеринбург һәм Екатеринбург-Казан юнәлешендә авиарейслар җибәрә башлый.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

9 июньдә техник сәбәпләр аркасында Казан - Йошкар-Ола һәм Йошкар-Ола - Яранск шәһәрара поездларының расписаниесе үзгәрәчәк.

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Радор» автомобиль юллары белән идарә итүнең территориаль органнары ассоциациясе Россия Директорлары Советы утырышында катнаша. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе субъектларының автомобиль юллары белән идарә итүнең территориаль органнары җитәкчеләре дә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International