«Казан» аэропорты Стамбулның 2 аэропортына да авиарейслар билгели

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа партнёры Төркиянең Pegasus Airlines бюджет авиакомпаниясе 19 июньдә Истанбулга даими рейслар программасын башлап җибәрә.

Шулай итеп, Татарстан башкаласы аэропорты үз тарихында беренче тапкыр Истанбулның 2 аэропортына да хезмәт күрсәтә башлый. Әгәр Turkish Airlines, Red Wings һәм "Җиңү" авиакомпанияләре Истанбулның Европа өлешендә урнашкан яңа Халыкара аэропортына туры рейслар башкарган булса, Төркия лоукостеры Pegasus Airlines Истанбулның Азия өлешендә урнашкан иске аэропорт - Сабихи Гёкчен исемендәге хава аланына рейслар башкарачак.

Хәзерге вакытта "Казан" аэропортыннан "Босфордагы шәһәр"гә авиарейслар көненә бер тапкыр башкарыла. Pegasus Airlines чит ил лоукостеры туристларга һәм пассажирларның башка категорияләренә сәяхәтләр өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. 

Рейслар 186 урынлы Airbus A320 һава судноларында көн саен график буенча башкарылачак:

- дүшәмбе көнне Казаннан 12:50 сәг. очып китә;

- сишәмбе көнне Казаннан 15:35 сәг. очып китә;

- чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан 14:20 сәг. оча;

- пәнҗешәмбе көнне Казаннан 12:20 сәг. оча;

- шимбә көнне Казаннан 16:10 сәг оча.

Очу озынлыгы якынча 5 сәгать тәшкил итә. Расписание 2023 елның октябрь ахырына кадәр төзелгән. "Казан" аэропорты сайтында авиабилетларны бронь белән алу мөмкинлеге бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International