Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «Татарстан Республикасы Флоты» акционерлык җәмгыятен төзүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Хәбәрчеләр белән очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин чыгыш ясады.
Эчке су транспортында пассажирлар йөртүне актив үстерү һәм алга таба Татарстан Республикасында туристлар агымын арттыру максатларында хәзерге вакытта Татарстан Республикасы уставы капиталында - «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ компаниясе төзелде. "Бүген республикада пассажир флотын күтәрү буенча вәзгыять алга таба бара. Үзебезгә амбициоз бурычлар куябыз. Флот республика милке булсын өчен нәкъ менә пассажирлар ташу юнәлешендә игьтибарны арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов.
Судно йөреше компаниясенең төп бурычлары булып елга флотын яңарту, шул исәптән елга туризмын үстерү, социаль әһәмиятле маршрутларда уңайлы һәм сыйфатлы транспорт хезмәтләре күрсәтү, шулай ук су транспортында регионара пассажирлар йөртүне үстерү бурычы да тора. «Республиканың су транспортында пассажирлар агымын 2025 елга елына 500 мең пассажирга кадәр җиткерергә уйлыйбыз», - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июнендә «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ үз карамагына тизлекле «Метеор-2020» судносын һәм «Михаил Девятаев» тизйөрешле пассажирлар судносын һәм А217-1 пассажирлар судносын кабул итеп алды. "Метеор-2020" судносына 124 кеше сыя, А217 судносының сыелышы - 176 кеше. Шул ук вакытта, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы тарафыннан 03830 «Метеор 2020» тизйөрешле икенче пассажир судносы төзелеше дәвам итә.
Чыгышында Роман Лизалин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә компания штатны формалаштыру мәсьәләсен хәл итә: «Без тиешле норматив-хокукый документларны, шул исәптән пассажирлар йөртү хокукына лицензияләрне алу буенча юл картасына нигезләнеп план буенча хәрәкәт итәбез». Шулай ук «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ социаль юнәлешле компания, дип өстәде ул. "Эчке туризмны да, тышкы туризмны да, башка төбәкләрдәге коллегалар белән тормышка ашырырга планлаштырабыз. Әлеге эш системалы булып тора», - дип сөйләде Лизалин.