Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Балалар тимер юлында тантаналы линейка узды, чарада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм "Россия тимер юллары" ААҖ корпоратив флагы күтәрелде һәм шулай ук укуда иң алдынгы яшь тимер юлчыларны котлау булып узды. Тантанада Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары катнашты.
Яңа сезон ачылу хөрмәтенә балалар тимер юлында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәре халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Концерт программасы һәм балалар иҗат коллективларының чыгышлары бергә үрелеп барды. Шулай ук, традиция буенча яшь тимер юлчыларның техника иҗаты күргәзмәсе ачылды.
Бәйрәм кысаларында Казан шәһәренең Россия тимер юллары базасында балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение Первых») беренчел бүлеген ачу тантанасы булды. Тантаналы чарадан соң чакырылган кунаклар һәм балалар тимер юлында тәрбияләнүчеләр Молодежная-Изумрудное маршруты буенча беренче бәйрәм рейсын ясадылар.
Балалар тимер юлы 2023 елның 1 июненнән 31 августына кадәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр эшләячәк. Дүшәмбе, сишәмбе - ял көннәре. Поездлар җирле вакыт белән 10:00, 11:23, 14:15 һәм 15:38 сәгатьләрдә булачак.
Тулырак мәгълүмат Горький тимер юллары рәсми сайтының "Балалар тимер юллары" бүлегендә: https://gzd.rzd.ru/ru/10953