Бүген «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ компаниясенә суднолар тапшыру тантанасы узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның елга портында «Метеор-2020», «Михаил Девятаев» тизйөрешле пассажирлар судносын һәм А217-1 пассажирлар судносын «Татарстан Республикасы Флоты» компаниясенә тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов яңа корабларның суга төшерелүен әһәмиятле вакыйга дип атады. Ул ассызыклаганча, кораблар безнең республикада Горький исемендәге заводта җитештерелгән. «Бу бөтенләй яңа характеристикалы заманча корабльләр, - диде Рөстәм Миңнеханов.     -  Транспорт тәэминаты - тормыш сыйфатын яхшыртуның бер өлеше булып тора. Без пассажирлар ташу өлкәсендә күп эш башкардык - бу автобуслар һәм электротранспортны алга җибәрү, ә су транспортына килгәндә без инде булган суднолар белән эшләдек. Без бүген ике судно тапшырабыз һәм бер айдан тагын бер судно әзер булачак. Минемчә, эш системалы рәвештә алып барылачак һәм без хәрәкәтчән су транспорты составын тулысынча яңартачакбыз". 

Чара барышында Рөстәм Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика транспорт комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Горький исемендәге Яшел Үзән заводы коллективына ТР Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүген үзебезнең ил суднолары төзелеше яңа проектларга мохтаҗ, алар технологияләрнең югары дәрәҗәсен күздә тота. Татарстан бу мәгънәдә - искәрмә түгел. Нәкъ менә биредә, Яшел Үзән заводында сыекландырылган табигый газда беренче пассажир пароходы җитештерелгән. Бүгенге көндә Татарстан белән Дәүләт транспорт лизинг компаниясе хезмәттәшлегенең озын тарихы бар. Без ышанабыз ки, бу хезмәттәшлек илебездә суднолар төзелешен үстерү программасын үтәргә мөмкинлек бирәчәк, аны быел Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган һәм төрле билгеләнештәге 260 тан артык гражданнар судносы төзелешен күздә тота, - дип билгеләп үтте «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих һәм барысын да бүгенге искиткеч вакыйга белән котлады.

Татарстан Республикасы чикләрендә эчке су юлларының гомуми озынлыгы 1057 км тәшкил итә. Бүгенге көндә республика территориясендә су транспортында шәһәрара пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы ике предприятие эшләп килә: «Татфлот» АҖ һәм «Чаллы» балык тоту материалларының җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ, 8 пассажирлар причалы, 2 паром кичүе, 4 боз кичүе. шәһәрара пассажирлар ташу 10 социаль әһәмиятле маршрут буенча гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасы Флоты» АҖ «Метеор-2020» тизйөрешле теплоходларын йә Казан - Болгар, Казан - Свияжск төбәк туристик маршрутларында яисә Казан - Ульяновск, Казан - Чәбаксар маршрутларында файдалану планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International