Татарстанда тимер юлларында йөк ташу гыйнвар-май айларында 2,2% арткан

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

2023 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 6,9 млн. тоннадан артык тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 2,2 %ка югарырак.

2023 елның 5 аенда төялгән йөк:

- нефть һәм нефть продуктлары - 4,84 млн тонна (2022 елның гыйнвар-маена карата -2,2 %);

- химия һәм минераль ашламалар - 364,3 мең тонна (+2,1%);

- бөртек - 310 мең тонна (үсеш - 3,5 мәртәбә);

- химикатлар һәм содалар - 300 мең тонна (-26,4%);

- кара металл ватыклары - 173 мең тонна (+4,9%);

- төзелеш йөкләре - 124,6 мең тонна (+1,6%);

- чөгендер сыгынтысы - 95,2 мең тонна (-18,8%);

- кара металл - 87,9 мең тонна (+36,3%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International