12 июньдә Яр Чаллы - Бөгелмә - Чаллы һәм Ижау - Кез - Ижау маршрутларында өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә. 11 июньдә әлеге поездлар расписаниедән чыгарыла.
Пассажирларга җайлы булсын өчен Казан - Ижау - Казан, Казан - Түбән Новгород - Казан, Казан - Сосновка - Казан шәһәрара поездларның составлары арттырыла .
Шәһәрара поездларның расписаниесендәге барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" ППК шәһәрара поездлар компаниясе сайтында алырга мөмкин.