Татарстанда милли проект буенча Чаллы - Сарман автомобиль юлы ремонтлана

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Яр Чаллы - Сарман автомобиль юлы ремонтлана, бу Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында км 39,3 - км 42,3, км 29,8 – км 30,9, км 32,4 – км 33,8, км 42,3 - км 43,1 аралыклары.. Барлыгы дүрт участокның озынлыгы 6 чакрымнан артык. Әлеге чараларга төбәк бюджетыннан 188 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта юл хезмәте эшчеләре тарафыннан асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А32Нт асфальт-бетоннан тигезләү катламын салу, суүткәргеч торбаларны ремонтлау кебек эшләр башкарылган.

Шулай ук объектларда 64 мең квадрат метрдан артык мәйданда ЩМА-16 вак таштан асфальт-бетоннан өслекнең югары катламын салу, М400 вак таш түшәмәсен ныгыту эшләрен башкару каралган. Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкарыла. Аерым алганда, юл буенда металл киртәләр һәм автопавильоннар урнаштыру, юл билгеләрен урнаштыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International