Чаллы шәһәрендә милли проект буенча Хәсән Туфан проспектында автомобиль юлы ремонтлана

2023 елның 2 июне, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр Хәсән Туфан проспекты автомобиль юлы ремонтлана. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,4 км тәшкил итә.

Хәзерге вакытта юл хезмәткәрләре тарафыннан гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, катламын тигезләү, җәяүлеләр тротуарын һәм монолит борт ташын төзү эшләре башкарылган. Шулай ук өслекнең югары катламын урнаштыру, тышкы яктырту челтәрләрен ремонтлау буенча да эш алып барыла.

Аерым алганда, проект автомобиль юлын киңәйтү, Хәсән Туфан проспекты буйлап велосипедчылар юлын төзекләндерү каралган. Шулай ук юл хезмәте эшчеләре тарафыннан кабель линиясен салу эшләре башкарылачак, 196 данә диодлы яктырту баганалары урнаштырылачак.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да төрле  чаралар күрү каралган, әйтик, юл билгеләре, металл киртәләр кую, юлга тамгалар салу, юлдагы ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү, 6 светофор объектын урнаштыру һәм 4 тукталыш автопавильонын кую.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International