ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Көндез һәм төнлә температураның кискен үзгәрүе аркасында Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан торак пунктларның автомобиль юлларында бозлавык барлыкка килгән. Тимер юлларга тоташкан автотрассаларда да бозлавык күзәтелә.

21 декабрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак концерт уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанга МАЗ-303Т22 маркалы яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 424 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 274 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Бер тәүлектә 5489 тонна ком-тоз катнашмасы, 185 тонна тоз, 84 тонна тоз эремәсе тотылган. 


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Горький тимер юлы 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан башкаласыннан китүче кайбер шәһәр яны поездларының рейслар санын арттырачак.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алардан килгән зыянны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль район башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм башкалар катнашты.

Горький магистрале Идел буе төбәкләренә мул явым-төшемнәр яву сәбәпле пассажирлар инфраструктурасын, шулай ук җәяүлеләр күперләрен һәм тоннельләрен кардан һәм боздан чистартуны контрольдә тотуны көчәйтте.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Горький магистраленең тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның имгәнү очраклары саны 2024 елның гыйнвар-ноябрендә 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13% ка арткан. Әйтик, 11 ай эчендә үз саксызлыклары аркасында 111 кеше имгәнгән.

Россия туристлары арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан AZUR air авиакомпаниясе канатларында популяр Һинд штаты - Гоа курортына туристлык рейсларының очыш программасы яңартылды.

Яңа ел бәйрәм көннәренә Горький тимер юлында еракка йөрүче өстәмә поездларның 249 рейсы билгеләнгән. Алар 2024 елның 19 декабреннән 2025 елның 13 гыйнварына кадәр магистральнең иң кирәкле юнәлешләрендә йөриячәк. Казан белән Мәскәү арасында 79 рейс билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International