Россия туристлары арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан AZUR air авиакомпаниясе канатларында популяр Һинд штаты - Гоа курортына туристлык рейсларының очыш программасы яңартылды.
12 декабрьдә бу сезонда беренче авиарейс узды, аның йөкләнеше 100% тәшкил итте, бу көтелгән хәл, Татарстан һәм якындагы төбәкләрдә яшәүчеләрнең туристлык юнәлешенә ихтыяҗы зур икәнен күрсәтә.
Очышлар һәр 10 көн саен 238 пассажир сыйдырышлы Boeing 757-200 авиалайнерларында башкарыла. Әлеге программа кышкы сезон тәмамланганчы – 2025 елның март ахырына кадәр планлаштырылган.
"Казан" аэропортының 2024/2025 кышкы расписаниесендә AZUR air түбәндәге юнәлешләр буенча рейслар башкара: Гоа, Пхукет, Хургада һәм Шарм-әл-Шәех.
Туристик юлламалар алу өчен туроператорларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.