2024 елның гыйнвар-ноябрендә Казанның вокзал комплексларыннан ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездлары белән якынча 2,7 млн пассажир киткән.
3 гыйнвардан пассажирларга уңайлы булсын өчен өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Вознесенск трактының түләүле участогы рәсми ачылганнан соң, 26 декабрьдә 12:00 дән 24:00 гә кадәр трасса буйлап 20 мең 347 автомобиль узды.
Тантанада видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2024 ел азагында Татарстанның юл инфраструктурасында яңа автомобиль юллары эшли башлады. Икътисадый кыенлыкларга карамастан, республика гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм автомобильчеләрнең йөрү уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле транспорт объектларын уңышлы файдалануга тапшыра.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында «Содружество» ППК шәһәр яны поездлары гамәлдәге график нигезендә ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча йөриячәк.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9нчы эшче төркем утырышы булды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 344 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 240 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 6094 тонна ком-тоз катнашмасы, 180 тонна тоз, 17 тонна тоз эремәсе тотылды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу хәрәкәтен ачу тантанасында катнаштылар. Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты. Хәрәкәтне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017 елдан 2024 елга кадәрге чорда барлыгы 1693 км автомобиль юлы ремонтланган. Исегезгә төшерәбез, 2017 – 2019 елларда проект федераль өстенлекле проект рәвешендә булды. Илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында 67,8 млрд сум тотылган, шуның 40,7 млрд сумы федераль финанслау.