Бүген Казан шәһәренә яңа троллейбуслар тапшырылды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанга МАЗ-303Т22 маркалы яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты.

Чара Казан Ратушасы каршындагы мәйданчыкта узды.

Техниканы җитештерүче - Минск автомобиль заводы (Беларусь Республикасы). Троллейбусларны тәкъдир итүдә билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел алдыннан шәһәр ихтыяҗлары өчен Белорусьта җитештерелгән заманча пассажир транспортын тапшыру яхшы традициягә әверелә.

Быел Казанга 39 яңа троллейбус тапшырылды (2023 елда – 25 троллейбус). Исегезгә төшерәбез, әлегә троллейбусның әлеге моделе Казанга гына кайтарыла.

Рөстәм Миңнеханов троллейбус салонын карады, «Метроэлектротранс» МУП вәкилләре белән аралашты, алар пассажирлар йөртү өчен яңа техника кулланачак. "Бу лаеклы һәм сыйфатлы техника, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең белорус партнерларыбызга рәхмәт".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International