Казаннан Арчага һәм Кукмарага шәһәр яны поездлары ешрак китәчәк

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Горький тимер юлы 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан башкаласыннан китүче кайбер шәһәр яны поездларының рейслар санын арттырачак.

Көн саен 6404 номерлы Казан – Арча һәм 6407 номерлы Арча – Казан, 6436 номерлы Казан – Кукмара һәм 6439 номерлы Кукмара – Казан электричкалары йөриячәк. Моннан тыш, 3 гыйнвардан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә кадәр Казан – Йошкар-Ола төбәкара поездының өстәмә рейслары билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы чикләрендә Горький магистралендә йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында 6 миллионнан артык пассажир файдаланган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6% ка күбрәк.

Пассажирлар 11 ай эчендә ешрак түбәндәге станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 1 млн кеше (2023 елга карата+10,8%);

- Компрессор - 331 мең кеше (+0,4%);

- Әмәт-2 – 323 мең кеше (+4,6%);

- Арча – 242 мең кеше (+4,1%);

- Вахитово – 151 мең кеше (+24,3%);

- Аэропорт – 149 мең кеше (+34,5%).

Пассажирлар шәһәр яны поездлары расписаниесе буенча барлык мәгълүматны https://www.rzd.ru/ сайтында, "Содружество" АҖ шәһәр яны компаниясе сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru/, «РЖД» ААҖ клиентларга ярдәм үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча, тимер юл вокзалларында һәм шәһәр яны билет кассаларында белешмә хезмәтендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International