Казан-Аэропорт-Казан өстәмә шәһәр яны поездлары 21 декабрьдә билгеләнә

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак концерт уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә:

- №7602 Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 15.50 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 16.10 сәгатьтә килә;

- №7603 аэропорт – Казан станциясеннән 16.20 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 16.40 сәгатьтә килә.

Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүматны алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);

https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;

- "РЖД пассажирларга" мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International