Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алардан килгән зыянны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль район башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм башкалар катнашты.
Үз чыгышында министр төбәктә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының ничек гамәлгә ашырылуы һәм автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.
«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең төп коралы булып "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектын вакытында үтәү һәм гамәлгә ашыру тора. 2024 елда проект буенча финанслауның гомуми суммасы 8,3 млрд сум тәшкил итә (2,5 млрд сум - Россия Федерациясе бюджеты; 5,8 млрд сум - Татарстан Республикасы бюджеты)», - дип сөйләде Фәрит Хәнифов.
«2024 ел йомгаклары буенча проектның түбәндәге күрсәткечләренә ирешү планлаштырыла: шәһәр агломерацияләренең нормативларга туры килә торган юллар челтәре өлеше – 85%, норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлеше – 51,6% һәм терәк челтәренә керә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлеше – 85%», - дип өстәде министр.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре барышында агломерацияләр объектларында 1321 данә юл билгеләре, 584 п.м барьер коймалары, 689 п.м җәяүлеләр коймалары урнаштыру буенча чаралар үткәрелде. Шулай ук 2,2 км озынлыкта ясалма яктырту, 11,49 км тротуарлар, 36 тукталыш һәм 20 данә җәяүлеләр кичүе, 19 данә ясалма тигезсезлекләр урнаштыру буенча төзекләндерү эшләре башкарылды.
Фәрит Хәнифов шулай ук кышкы юлларны карап тоту турында да сөйләде. "Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җәлеп ителгән юл техникасының автотранспорт паркы кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1 109 берәмлек махсуслаштырылган юл машинасын тәшкил итә. Шул исәптән, федераль автомобиль юлларында шулай ук 415 берәмлек махсуслаштырылган техника кулланыла (аерым алганда 162 КДМ, 51 автогрейдер, 45 роторлы кар чистарткыч, 64 төягеч һәм экскаватор, 73 алмаш җиһазлы трактор һәм 20 бульдозер)», - диде министр. Аерым алганда, ул М-12 «Восток» автомобиль юлында 34 берәмлек махсус юл машинасы, шул исәптән 20 КДМ, 2 автогрейдер, 3 йөк төягеч, 2 экскаватор, 7 роторлы кар чистарткыч кулланыла, дип өстәде.