Горький магистраленең тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның имгәнү очраклары 13% ка арткан

2024 елның 13 декабре, җомга

Горький магистраленең тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның имгәнү очраклары саны 2024 елның гыйнвар-ноябрендә 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13% ка арткан. Әйтик, 11 ай эчендә үз саксызлыклары аркасында 111 кеше имгәнгән.

Шуны да ассызыклап үтик: һәлакәтләрнең төп сәбәпләре якынлашып килүче состав алдыннан тимер юл аша чыгу һәм электр тогы белән имгәнү.

Горький магистрале тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның имгәнүен кисәтү буенча даими рәвештә профилактик эш алып барыла. Аерым алганда, тимер юлчылар хокук саклау органнары белән уртак рейдлар, мәгариф учреждениеләрендә аңлату әңгәмәләре оештыра.

Мондый формат пассажирлар белән җентекләбрәк һәм адреслырак әңгәмәләр үткәрергә, аларның игътибарын тимер юл инфраструктурасында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына юнәлтергә, кызыксындырган сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирә. Балалар белән пассажирларга аерым игътибар бирелә.

Өстәп әйтик, Горький тимер юлы «РЖД» ААҖнең бөтен челтәрендә 2024 елның 5-19 декабрендә уза торган «Синең куркынычсызлыгың юлы» акциясенә кушылды. Аның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру, шулай ук гражданнарның инженерлык корылмаларында рөхсәтсез булуларын (руфинг) һәм хәрәкәт итүче составның тыштан узуын (зацепинг) кисәтү.

Исегезгә төшерәбез, тимер юл -з ур куркыныч зонасы! Гражданнарны тимер юл транспортында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, поездлар хәрәкәте зонасында уяу булырга һәм платформаларда булганда, вагоннарга утырганда һәм төшкәндә, шулай ук тимер юл аша чыкканда кәрәзле телефоннар һәм гаджетлардан баш тартырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International