Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында хәзер 424 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 424 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 274 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Бер тәүлектә 5489 тонна ком-тоз катнашмасы, 185 тонна тоз, 84 тонна тоз эремәсе тотылган. 

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International