«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм юл проекты кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы Отар торак массивында ремонт башланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә. Ремонт эшләрен тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 250 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» - Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Чараның төп мәйданчыгы - «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге. Чараны “Росконгресс” фонды әзерли һәм уздыра, операторның башкарма оешмасы - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе».
Бүген «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ җитештергән «Татарстан Республикасы пассажир флоты ренновациясе» программасы буенча 03830 «Метеор - 2020» судносын суга төшерү тантанасы булды. Әлеге проектның кураторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.
28 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясе Владикавказ-Казан-Владикавказ даими рейсын ачты. Авиация традициясе буенча һава судносы җиргә төшкәннән соң руль юлында янгын сүндерү машиналарының брандспойтлары ярдәмендә төзелгән су күпере астында узды.
Беренче пассажирлар бүген 07: 25 сәг ОМ-173 судносында Ташевкага кадәр, аннары 07: 30 сәг. Идел буйлап Мәскәү-160 судносында Свяжскига кадәр китте.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәк башлыкларын бүләкләделәр. 2022 елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән субъектлар вәкилләренә дипломнарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды.
Бүген «Казан Экспо»ХКҮ Росавтодорның «Россия Федерациясе субъектлары территориясендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруга нәтиҗәле алымнар» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) утырышы булды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген 2003 елда Халыкара хезмәтне саклау оешмасы (МОТ) тарафыннан гамәлгә куелган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.
27 апрель көнне "Казан" халыкара аэропортында "Северсталь Авиа" авиакомпаниясенең Череповец-Казан-Череповец даими рейсы ачылды. Авиация традициясе буенча һава судносы җиргә төшкәннән соң руль юлында янгын сүндерү машиналарының брандспойтлары ярдәмендә төзелгән су күпере астында узды.
Бу хакта кичә “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы кысаларында узган “Татарстан Республикасы юл хуҗалыгын цифрлы үстерү” панель дискуссиясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.