Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәк башлыкларын бүләкләделәр. 2022 елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән субъектлар вәкилләренә дипломнарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды.
Татарстан Республикасы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру сыйфатының югары күрсәткечләре өчен диплом белән бүләкләнде. Бүләкне Рәис Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.
Милли проект кысаларында субъектларның эшен бәяләү кайбер критерийлар буенча башкарылды: максатчан күрсәткечләргә ирешү, башкару дисциплинасы, кассалы үзләштерү һәм төзелеш-монтаж эшләре буенча контроль нокталарны үтәү, шулай ук җәмәгатьчелек белән мәгълүмати тәэмин итүне һәм коммуникацияләрне оештыру.