27 апрель көнне "Казан" халыкара аэропортында "Северсталь Авиа" авиакомпаниясенең Череповец-Казан-Череповец даими рейсы ачылды. Авиация традициясе буенча һава судносы җиргә төшкәннән соң руль юлында янгын сүндерү машиналарының брандспойтлары ярдәмендә төзелгән су күпере астында узды.
Беренче рейс символик тасма кисү белән тантаналы шартларда каршыланды. Чарада «Северсталь Авиа» авиакомпаниясе генераль директоры Николай Ивановский һәм «Казан» халыкара аэропортының коммерция директоры Андрей Лопатин катнашты.
Очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Sukhoi Superjet 100 уңайлы Россия самолётында тормышка ашырыла. Очуның озынлыгы 1,5 сәгать тәшкил итәчәк. Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.https://sales.kazan.aero/