«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм юл проекты кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы Отар торак массивында ремонт башланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә. Ремонт эшләрен тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 250 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Объектта 17 мең кв.м мәйданда ЩМА-11 вак таш белән асфальт-бетон өслеге түшәләчәк, гомуми мәйданы 5 мең кв.м булган тротуарлар ремонтланачак. Шулай ук яңгыр канализациясен ремонтлау да планлаштырыла.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкарылачак. Аерым алганда, 135 юл билгесе урнаштыру, урам билгеләре кую, ясалма яктырту җайланмасы, җиде тукталыш павильоны урнаштыру планлаштырылган.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан асфальт-бетон өслекне сүтү, гамәлдәге нигезләрне алыштыру һәм 2 мең 500 кв.м мәйданлы асфальт-бетоннан югары катламга нигез салу, 200 п.м мәйданлы борт ташлары урнаштыру, шулай ук 100 кв.м мәйданда тротуарга ком салу эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта башкарылган эш 20% тәшкил итә.
Искәртәбез, 2022 елда Татарстан Республикасында милли юл проекты кысаларында 170 км автомобиль юлы ремонтланды. Проектны финанслауның гомуми суммасы 10,17 млрд сум тәшкил итте. Региональ әһәмияттәге 31,6 км, Казан агломерациясенең 33,8 км, Чаллы агломерациясенең 23,6 км, Түбән Кама агломерациясенең 4,6 км юлы ремонтланды.