Бүген Татарстан Республикасы өчен төзелгән «Метеор-2020» судносын суга төшерү тантанасы булды

2023 елның 29 апреле, шимбә

Бүген «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ җитештергән «Татарстан Республикасы пассажир флоты ренновациясе» программасы буенча 03830 «Метеор - 2020» судносын суга төшерү тантанасы булды. Әлеге проектның кураторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Герман Фәсхиев, «Татлизинг» Татарстан Республикасы ДУП генераль директоры Илнар Хафизов, «Ак Барс» ХК» АҖ генераль директоры урынбасары Алексей Трифонов, «СК «Ак Барс» АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Варфоломеев, «Си Тех» ҖЧҖ генераль директоры - «Метеор-2020» проектының баш конструкторы Петр Ежов һәм башкалар катнашты.

Чара барышында “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды.  Шулай ук завод коллективына Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Рәхмәт хаты тапшырылды.

Суднога Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International