Бүген 2003 елда Халыкара хезмәтне саклау оешмасы (МОТ) тарафыннан гамәлгә куелган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Быелгы тема - "Имин һәм сәламәт эш мохите - хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук". Бәйрәмнең максаты - бәхетсезлек очракларын һәм производствода авыруларны булдырмау. Уртак тырышлык белән генә без хезмәт ияләренең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итә, республиканың юл-транспорт комплексы предприятиеләрендә хезмәтне саклауның югары культурасына ирешә алачакбыз.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән эш бирүчеләрне, хезмәтне саклау буенча белгечләрне һәм хезмәт коллективлары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иминлек, сәламәтлек, хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телибез!