Россия авиакомпаниясе "Казан" аэропортыннан Владикавказга рейслар ача

2023 елның 29 апреле, шимбә

28 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясе Владикавказ-Казан-Владикавказ даими рейсын ачты. Авиация традициясе буенча һава судносы җиргә төшкәннән соң руль юлында янгын сүндерү машиналарының брандспойтлары ярдәмендә төзелгән су күпере астында узды.

Беренче рейс символик тасманы кисү тантанасын белән каршыланды. Чарада ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов, "Казан" халыкара аэропортының коммерция директоры Андрей Лопатин һәм Nordwind авиакомпаниясенең сатуларны оештыру бүлеге җитәкчесе Александра Галикбарова катнашты. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Nordwind авиакомпаниясе соңгы 3 елда "Казан" аэропортына пассажирлар ташу күләмнәрен сизелерлек арттырды, очышлар картасын шактый киңәйтте. Әйтик, 2022-2023 кышкы расписаниесендә авиаташучы Новокузнецк, Иркутск, Бишкек, Грозный һәм башка шәһәрләргә рейслар ачкан.

Төньяк Осетия Республикасы башкаласына очышлар атнасына 3 тапкыр 189 урынлы Boeing 737-800 очкычында график буенча башкарыла:

- сишәмбе һәм җомга көннәрендә Казаннан 07:50 сәг очып китә, 10:45 сәгатьтә килеп төшә;

- якшәмбе көннәрендә Казаннан 16:30 сәгатьтә очып китә, 19:25 сәгатьтә килеп төшә;

Очуның озынлыгы 3 сәгатькә якын тәшкил итә. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. Төньяк Осетиядә вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International