18-19 май Казанда XIV Халыкара «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 икътисади форумы узачак

2023 елның 2 мае, сишәмбе

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» - Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Чараның төп мәйданчыгы - «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге. Чараны “Росконгресс” фонды әзерли һәм уздыра, операторның башкарма оешмасы - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе».

Форумның максаты - Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту. 

Ел саен уздырыла торган Халыкара икътисади форум Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары нигезендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы федераль статус алды. Казандагы чара Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит илләр өчен дә масштаблы әһәмияткә ия.

Агымдагы елда форумда Азия, Якын Көнчыгыш илләре - Төркия, Индонезия, Малайзия, Иран, Мисыр, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Узбәкистан, Әзербәйҗан, Таҗикстан һ.б. ил делегацияләренең катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International